Telgelew by Al Su
Tracklist
| 1. | Al Su - Telgelew | 3:20 |
Lyrics
Мин сиңа җанымны
Телгәләп, меңгәләп, елмаеп,
Учыңа салырдай
Халәттә.
Үткәнле, томанлы, өметсез
Сөюем
Бүгендә елмаям
Иртәгә – һаләкәт.
Тәрәзгә тулышып, чиләкләп ишелгән
Яңгырны мин тоям күңелем яши дип.
Сөюле яшәве ник шулай тилертә?
Сөюсез бит безләр
Ничектер яшәдек,
Ничектер яшәдек.
Яшь әле бу язлар
Куркынып, шикләнеп,
Күз ата бушанып утырган
Дөньяга.
Син керфек какмадың шашуга
Язларның,
Мин акрын пышылдап,
Елавын тойганда.
Тәрәзгә тулышып, чиләкләп ишелгән
Яңгырны мин тоям күңелем яши дип.
Сөюле яшәве ник шулай тилертә?
Сөюсез бит безләр
Ничектер яшәдек,
(Ничектер яшәдек).
Яшь әле бу язлар
Куркынып, шикләнеп,
Күз ата бушанып утырган
Дөньяга.
Син керфек какмадың шашуга
Язларның,
Мин акрын пышылдап,
Елавын тойганда.
Тәрәзгә тулышып, чиләкләп ишелгән
Яңгырны мин тоям күңелем яши дип.
Сөюле яшәве ник шулай тилертә?
Сөюсез бит безләр
Ничектер яшәдек,
Ничектер яшәдек.








