Qabatlanu by Juna
Tracklist
| 1. | Juna - Qabatlanu | 3:19 |
Lyrics
Көннәрнең — көннәрдә,
гөлләрнең — гөлләрдә,
җилләрнең — җилләрдә
кабатлануы!
Хисләрнең — хисләрдә,
кичләрнең — кичләрдә,
яшьлекнең — яшьлектә,
кабат януы
Кояшның — офыкта,
янгырның — болытта,
минутның — минутта.
кабатлануы!
күңелнең — күңелдә,
язларның — язларда,
назларның — назларда.
кабатлануы!
таңнарның — таңнарда,
эңгернең — эңгердә
гомернең — гомердә
кабатлануы!
Елларның — елларга
елганың — елгага
тармакның — тармакка
тармаклануы!
тормышның - тормышта,
сулышның - сулышта
тумыштан тумышка
канатлануы!
Роберт Әхмәтҗанов.
Credits
released November 25, 2022








