Kil Ale by Илүсә Хуҗина, Эльмир Низамов
Tracklist
| 1. | Илүсә Хуҗина, Эльмир Низамов - Kil Ale | 3:04 |
Lyrics
Кил әле, кил, ягыл әле, -
җылы җыр тели җаным.
Җырга сусаган ярларга
түгелим таңга чаклы.
Дөрләт әле, балкыт әле,
йөрәк талмасын көзен.
Бүләк итим сөйгәнемә,
бәхет алмасын өзеп.
Нурлар чәчеп, күк йөзендә
очарга тели җаным.
Чулап белән Җидешәнне
кочарга тели җаным.
Дөрләт әле, балкыт әле,
йөрәк талмасын көзен.
Бүләк итим сөйгәнемә,
бәхет алмасын өзеп.
Credits
released June 8, 2023








