🔗 ⚙️

His by Elina

Tracklist
1.Elina - His3:51
Lyrics

Көндәлек мәшәкатьтә
Без күпне уйларга ияләштек:
Өй, бала, гаилә.
Шушы уңайлыкларны тотам дип
Үзебезне оныттык.

Йөгерү яшәвебез
Бертөрле шимбә-якшәмбеләр
Офис диварлары
Бер тәртиптә яшәү
Мәгънәлеме, юкмы?
Без генә аңа җаваплы

Син калдырма хисеңне урамда
Бозлы күлдә туңарга,
Аңардан бары качып булмас.
Син хисеңне сабыеңны кебек
Кочагыңда җылытып
Кабул ит.

Ммм...
Бер сорау гына бар иркәм.
Ник тыелып каласың?
Кем сине хурлыкка этәргән?
Ммм...
Җылы ваннаны тутырып,
Яраткан җырыңны тыңлап
Кичер төрле уйларыңны.

Син калдырма хисеңне урамда
Бозлы күлдә туңарга,
Аңардан бары качып булмас.
Син хисеңне сабыеңны кебек
Кочагыңда җылытып
Кабул ит.

Үзеңә вакыт
Үзеңә вакыт җитте
Үзеңә вакыт
Үзеңә вакыт җитте
Үзеңә вакыт

Син калдырма хисеңне урамда
Бозлы күлдә туңарга,
Аңардан бары качып булмас.
Син хисеңне сабыеңны кебек
Кочагыңда җылытып
Кабул ит.

Credits
released October 12, 2023
prod. by URTIC
LicenseAll rights reserved.
Tags
Recommendations